Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Авыл хуҗалыгы

2025 елның язгы кыр эшләренә әзерлек буенча киңәшмә узды

Киңәшмәне район башлыгы Альберт Хуҗин алып барды.

Район хакимиятенең актлар залында 2025 елның язгы кыр эшләренә әзерлек буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Альберт Хуҗин алып барды. Киңәшмә эшендә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, җаваплы хезмәткәрләр, “Туган як”, “Август-Мөслим”, “Намус” агрофирмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев язгы кыр эшләренә әзерлек, бу чорда башкарылачак эшләр белән таныштырды. “Россельхозцентр” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Мизхәт Нәбиев чәчүлек орлыклар белән эшләү, аларны чәчүгә әзерләү буенча фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Мөслим районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Рәшит Кирамов аграрийлардагы техниканың әзерлеге, аларга кирәкле документлар турында таныштырды. “Туган як” агрофирмасы генераль директоры Раиль Җиһангиров агрофирмадан чәчүлек орлыклар алырга мөмкинлек булуын җиткерде. Шулай ук агрофирманың  ремонт-техника базасында тракторлар-машиналар һәм К-700 тракторларын ремонтлауда да фермер хуҗалыкларына мөмкинлек булын хәбәр итте. Киңәшмәне йомгаклап Альберт Хуҗин һәр хуҗалыкка уңышлар һәм кыска вакыт эчендә язгы чәчү кампаниясен уңышлы тәмамлауларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев