Татарстан халкын салкыннар һәм томан турында кисәттеләр
Һава торышы

Татарстан халкын салкыннар һәм томан турында кисәттеләр

Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итте

19 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан һәм һава температурасының төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республика буенча температура -25..-29, Казанда -25 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Марсель Гарифуллин фотосы. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев