Ял көннәрендә Татарстанга 30 градуслы эсселек кайтачак
Һава торышы

Ял көннәрендә Татарстанга 30 градуслы эсселек кайтачак

Агымдагы атнаның икенче яртысында Татарстанга эссе һава торышы кайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 1 һәм 2 июльдә, Татарстанның көнчыгышында бераз яңгырлар булуы ихтимал. Төнлә термометр баганалары +11 дән +16 градуска кадәр күрсәтәчәк. 1 июльдә көндезге сәгатьләрдә һава +20..+25 градуска кадәр җылыначак, 2 июльдә – +18..+23 градуска кадәр, Татарстан Республикасының көнбатышында – +28 градуска кадәр.

Җомга көнне, 3 июльдә, төбәк территориясендә сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә республикада +11дән +16 градуска кадәр, көндез +23тән +28 градуска кадәр җылы булыр көтелә.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, шимбә көнне, 4 июльдә, Татарстан Россиянең үзәк районнарыннан күчүче атмосфера фронты йогынтысына эләгәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар ява. Шул ук вакытта төбәктә тагын бераз җылыначак – +25..+30 градуска кадәр.

Чыганак: Татар-информ

Фото: Татар-информ
 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев