Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Бүген район администрациясенең иртәнге планлаштыру утырышында бер төркем хезмәткәрләргә район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Мөслим туган якны өйрәнү музее директоры Нәзилә Бәдертдинова - мәдәният өлкәсендә куйган купьеллык намуслы хезмәте өчен һәм тууына 50 яшь тулу уңаеннан, Мөслим районы электр элемтәсе челтәре җитәкчесе Марсель Әгълиев элемтә өлкәсендә озак еллар куйган намуслы хезмәте, районның социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашканы өчен һәм "Таттелеком" җәмгыяте оешуга 135 ел тулу уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Халыкара ирекле янгын сүндерү көне уңаеннан һәм авыл җирлекләрендә янгын сүндерүгә багышланган эшләрне намуслы башкарганнары өчен
- Михайловка авыл җирлеге башлыгы Нәҗимә Ращупкина;
- Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина;
- Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садертдинов;
- Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов;
- Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов
район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

 Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев