Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

«Хезмәткә - дан» скверында яңа исемнәр урын алды

Биредә районның төрле тармакларында фидакарь хезмәт куючы алдынгы хезмәткәрләрнең фотолары урнаштырылган.

Республика көне уңаеннан Мөслимдә төрле бәйрәм чаралары уза. Бүгенге бәйрәм чаралары “Хезмәткә – дан!” скверында башланып китте. Биредә районның төрле тармакларында фидакарь хезмәт куючы алдынгы хезмәткәрләрнең фотолары урнаштырылган.

Тантаналы чарага скверда фотолары урын алган хезмәт алдынгылары, район җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелеге, хезмәт коллективлары, депутатлар һәм җирлек кунаклары катнашты. Чараны ачып, район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерде.

Бәйрәм уңаеннан кунак булып килгән республика вәкиле Альберт Борһанов чарада катнашучыларга республика рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде.

Чараны дәвам итеп, район башлыгы “Хезмәткә – дан!” скверына фотолары урнаштырылган алдынгыларга таныклыклар тапшырды. Хезмәт алдынгылары хезмәттәшләреннән һәм якыннарыннан котлаулар кабул иттеләр.

Фәридә Гайнетдинова репортажы.

Римма Афзалова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев