Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Хәзерге вакытта су туплау процессы бара

Кайбер урамнарда су вакытлыча юк, әмма 18.00 сәгатькә кадәр ул һәр йортка җиткереләчәк.

Төнлә җиһазлар аварияле рәвештә тукталу сәбәпле, су җыела торган резервуарда су дәрәҗәсе критик билгегә кадәр төште. Хәзерге вакытта төзексезлек бетерелде, җиһазлар эшләтеп җибәрелде, су туплау процессы бара. Кайбер урамнарда су вакытлыча юк, әмма 18.00 сәгатькә кадәр ул һәр йортка җиткереләчәк.

"Моннан тыш, иртәгә артык йөкләнеш аркасында янып чыккан насос алыштырылачак, бу өстәмә су күләмен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Коммуналь хезмәтләр су белән даими тәэмин итүне тиз арада торгызу өчен барлык чараларны күрә.

Шулай ук кайбер кешеләрнең бакчаларына көн буе су сибү өчен шланглар калдыру очраклары турында да билгеле. Берәүләр кыйммәтле ресурсны шулай әрәм иткән арада башкалар хәтта балаларын юындырырга да су таба алмый. Мондый карашны мин гаделсез һәм әхлакый яктан да, рухи яктан да дөрес түгел дип саныйм. Эссе көннәрдә аңлы булуыгызны һәм суны сакчыл куллануыгызны сорыйм", - дип язган су белән бәйле ситуация турында район башлыгы Альберт Хуҗин үзенең шәхси сәхифәләрендә.

Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев