Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Хәстәрлекне алдан күрик

Карның күп булуы су басу куркынычын тудыра.

Язгы чорда аерым игътибар таләп итүче участоклар, буалар буенча эш башларга кирәк. Яр буендагы агачлыкларны чистарту, йорт, бина түбәләрен, су торбаларын кардан чистарту мәсьәләсе дә күтәрелде. 

– Автомобиль юлларында торба башларын ача башладылар. Район үзәгендә кар суларын суырту буенча махсус бригада төзелде, техника әзер. Урам юлларын саклау максатыннан, шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләрдән дә ихата каршындагы су агу өчен ясалган торбаларны чистартулары сорала. Мөслим авылында 12 шәхси хуҗалыкка су басу куркынычы яный. Көтелмәгән хәлләр була калса, халыкны эвакуацияләү планы әзер. Былтыр “Яңарыш”, “Аэропорт” микрорайоннарында һәм Катмыш авылында юл аша 39 су торбасы куелды, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 14 март санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев