Халык программасы халыкны кайгырта
Программа эшчәнлеге белән мөслимлеләр дә танышты.
“Бердәм Россия” партиясенең Халык программасы халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Соңгы елларда ул халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртучы бер юнәлешкә әверелде. Программа ярдәмендә башкарылган эшләр һәм ирешелгән уңышлар хакында “Бердәм Россия” партиясенең Мөслим җирле бүлегендә узган “Нәтиҗәгә эшлибез!” дип исемләнгән отчет-форумында танышырга мөмкин булды.
Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин катнашучыларны партиянең Халык программасы ярдәмендә төзелгән һәм реконструкцияләнгән объектлар, халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы мөһим мәсьәләләрне чишү юнәлешендә башкарылган эшләр белән таныштырды.
– Мөслим – республиканың күрше территорияләре белән тоташтыручы стратегик әһәмиятле район. Шуңа Ык елгасы аша салынган күпернең капиталь ремонтлануы да бик мөһим иде. Бүген яңартылган күпер мөслимлеләргә генә түгел, республика халкына нәтиҗәле хезмәт итә. Мөслим авылының өченче урау юлы төзелеше тәмамланып килә. Ул транзит транспортны торак урыннарыннан читкә чыгарырга, иң мөһиме – мәктәп маршрутларында балаларның иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде район башлыгы.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 31 июль саныннан укыгыз.
Фото: Фәридә Гайнетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев