Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Ветераннар апрель аенда Җиңү көненә еллык түләү алачак

Россия Социаль фонды апрельдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга Җиңү көненә еллык түләү күчерә башлаячак. Бу хакта фонд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.

Фондта ачыклык кертүләренчә, акчалар һәр ветеранга билгеләнгән график нигезендә банклар яки почта аша биреләчәк.

Түләү күләме 10 мең сум тәшкил итә. Ул Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашучылар өчен билгеләнгән.

Указ нигезендә, түләүне сугыш елларында армиядә хезмәт иткән яки сугыш хәрәкәтләре районнарында алган яралану, контузия, гариплек яки авыру нәтиҗәсендә инвалид булган ветераннар ала.

Билгеләп үтелгәнчә, түләү Россиядә яшәүче ветераннарга гына түгел, ә Балтыйк илләрендә – Эстония, Латвия һәм Литвада яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларга да кагыла.

Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков хәбәр иткәнчә, ветераннарга һәм аларның туганнарына гариза бирергә яки ведомствога мөрәҗәгать итәргә кирәкми: түләүләр автомат рәвештә апрельдә яки майда фондта булган мәгълүматлар нигезендә күчереләчәк.

Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев
Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев