Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Узган ел 49 кешегә “эшсез” статусы бирелгән

Районда эшсезлек мәсьәләсе кискен булмаса да, бу юнәлештә проблемалар бар.

Соңгы елларда җирлектә эшләүче “Август-Мөслим”, “Намус”, “Туган як” агрофирмалары, “Агромастер” җитештерү компаниясе эшсезлек юнәлешендә вәзгыятьне яхшы якка үзгәртергә ярдәм итте. Яңа дулкын булып килеп кергән кейтеринг, маникюр, педикюр, массаж ясау осталары, чәкчәк һәм тортлар ясап сатучылар барлыкка килү дә хатын-кызлар арасында эшсезләр санын киметүдә бер адым булып тора. Шулай да үзенә туры килүче эш таба алмый йөрүчеләр дә юк түгел. Эшсез калган гражданнарның күбесе хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә.

Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге мөстәкыйль юридик оешма булудан туктады. Бүген ул республика мәшгульлек үзәгенең Мөслим районы бүлеге буларак эшчәнлеген дәвам итә.

– 2024 елда хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә дәүләт хезмәтләре алу өчен 148 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 92се – эш эзләүче гражданнар, – ди мәшгульлек үзәгенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Мөнирә Идиятуллина. – Узган ел 71 кеше эшкә урнашты. Бу – барлык эш эзләүчеләрнең 77 проценты. 2024 елда 49 кешегә “эшсез” статусы бирелде. Эшсезлек кимүнең иң түбән күрсәткече сентябрьгә туры килә. Бу сентябрь аенда өстәмә һөнәр үзләштерүчеләрнең эшкә урнашуы һәм үз эшләрен ачуы белән бәйле.

Узган ел мәшгульлек бүлегенә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән җиде райондашыбыз мөрәҗәгать иткән, шуларның алтысы эшкә урнаштырылган.

– Узган ел районда инвалидларны эшкә урнаштыру квотасы 173,5 процент итеп үтәлде. Район оешма-предприятиеләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнарны эшкә алуга җаваплы карый, ай саен мәгълүмат бирәләр, инвалидларга вазыйфаларын башкаруда ярдәм күрсәтәләр, – ди Мөнирә Идиятуллина.

Мөнирә Идиятуллина фотосы

ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев