Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Түземлек җитәрме?

Мөслим күперендә ремонт дәвам итә: эшчеләр күпер өслеген ясау белән мәшгуль

Моңарчы җыелма тимер-бетон плитәләрдән торган күпер монолит плитәләр белән эшләнә. Ремонт-төзееш эшләрен Казанның “ТР күперләре” оешмасы башкара. Узган атнада күпер янында машиналар кую урыны ясалды.

– Мөслим күпере кичектергесез ремонт таләп итә иде. 55 ел элек салынган күпергә бер мәртәбә дә ремонт кермәвен исәпкә алсак, эшне кичектерү ялгыш булыр иде. Бүген без машина юлын арматуралау белән мәшгульбез. Эш өчен кирәкле материаллар барысы да – кул астында. Халыкка борчылырга урын юк, безнең оешма республикада күперләрне төзекләндерү һәм аларны карап тоту юнәлешендә эшләүче иң эре учреждениеләрнең берсе. Без ясаган, төзекләндергән объектлар чыдам булулары белән аерылып тора. Яңа күпер искесе кадәре генә хезмәт итәчәк әле, кимендә – 55 ел! – диде “ТР күперләре” оешмасы прорабы Айрат Гарипов.

Мөслим күперендә ремонт 16 июньдә башланды. Арматуралау эше төгәлләнгәч, күпер өслегенә бетон түшәләчәк. Ремонт-төзелеш эшләре ике елга планлаштырылса да, күперне ел азагына машиналар йөрерлек итеп ачарга планлаштыралар. Машиналар хәрәкәтенә комачауламый торган эшләр: күпернең астын һәм башка өлешләрен төзекләндерү, субайларны ремонтлау киләсе елның җәендә булыр дип көтелә.

– Күпердә ремонт барганда, аның янына якын килү катгый тыела. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә кызыксынып күпер янында карап тора. Төзелеш вакытында теләсә нинди хәл булырга мөмкин. Бу хакта балаларга да ныклап аңлатыгыз! Күпер өстенә менеп караучылар да бар. Күпердә ремонт бара, эшләр этаплап башкарыла. Анда бары тик махсус белгечләр генә йөри ала! – ди “ТР күперләре” оешмасы бригадиры Александр Ферафонтов.

Понтон күпер бүген мөслимлеләрнең генә түгел, кунакка кайткан егет-кызларның да ял итү урынына әверелде. Понтон күпер селфи ясар, кызык табар яисә ял итәр өчен эшләнмәгән!

– Мөслим күперендә ремонт эшләрен тамаша кылырга йөрүчеләр күп. Кирәксә-кирәкмәсә дә, елганың әле бу, әле теге ягына чыгып карыйлар. Ремонт барган объект янында йөреп, гомерегезне куркыныч астына куясыз. Җәяүлеләргә һәм велосипедчыларга елганы кичү өчен эшләнгән понтон басмада балык тоту, су керү дә тыела, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов.

– Балалар – җәйге каникулда, күбесе үз иркендә йөри. Кызык эзләп, понтон күпердә уйнамасыннар, әти-әниләр балаларга бу хакта аңлатсын иде. Җәйге каникуллар имин үтсен! Яңа уку елында барыбызга да балаларыбызны мәктәпкә исән-сау озатырга насыйп булсын! – ди укытучылар.

Ыкта агымның көчле булуын барыбыз да белә. Понтон күпергә трослар гына куелуын, аның җәяүлеләргә куркыныч тудыруын искәртеп, күпернең ике ягына саклану сеткасы куярга тәкъдим итүчеләр дә бар.

Бүгенге көндә җиңел автомобильләр Мәлләтамак һәм Нарат Асты авыллары аша йөри. Зур йөк транспортына әлеге юлга керү тыелса да, кагыйдәгә буйсынмаучылар да бар. Районның ДАИ инспекторлары бер ай эчендә 12 зур йөк транспорты шоферына админстратив беркетмә төзегән.

Нарат Асты халкы да ризасызлык белдерә. Социаль челтәрләрдә дә авыл халкының агрессиясе турында хәбәрләр күренә башлады. “Юлны иртән баулар белән ябып куйганнар иде. Авыл халкы юлга “саморез” ташлый. Сак йөрегез!” – дип язган бер райондашыбыз.

– Күпләр тыныч авыл, урманга сыенып утыра дип, биредә йортлар сатып алды. Тыз-быз машина үткән тавышка ничек түзмәк кирәк?! Машиналар артыннан өер булып тузан күтәрелә! Кер югач, тышка элеп булмый. Машинаны юып торасы да юк, тузан белән каплана. Өй эчендә дә тузан исе. Тизрәк ремонт эшләре бетсен дә тынычлыгыбыз кайтсын иде! – ди Нарат Асты авылында яшәүчеләр.

Авыл халкын аңларга була. Әмма Нарат Астында яшәүчеләргә дә бу юлдан йөрергә мәҗбүр булганнарны аңларга тырышып карарга кирәктер. Тузанлы, ташлы юлдан үз ихтыярлары белән йөрми бит алар! Түземлек, сабырлык бирсен һәрбарчабызга да!

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев