ТР Конституциясе көне: ноябрьдә кайчан ял итәчәкбез
Татарстан халкы ноябрьдә башка Россиялеләргә караганда күбрәк ял итәчәк
Федераль җитештерү календаре нигезендә, ноябрьдә 20 эш көне һәм 10 ял көне булачак. Шуларның тугызы – шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Моннан тыш, Халыклар бердәмлеге көне – 4 ноябрь дә ял көне була.
Татарстан халкы исә шулай ук 6 ноябрьдә дә ял итәчәк. Бу көнне Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Димәк, республика халкы ноябрьдә 11 көн ял итәчәк. Моннан тыш, бәйрәм алдыннан килүче көннәрдә – 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanlylarny-noyabrda-ostama-yal-kone-kota-5929117
Фото: Татар-информ
Нет комментариев