Татарстанда июнь уртасы нормадан бер градуска эссерәк булачак
Бүген, 11 июньдә, көндез урыны белән Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар булуы, боз явуы ихтимал.
Татарстанда июньнең икенче декадасында һава температурыасы климатик нормадан бер градуска югарырак булачак. Мондый фаразны ТР Гидрометеорология үзәге таратты.
Тулаем республика өчен климат нормасы 11 июньнән 20 июньгә кадәр +18,3 градуска, ә Казан өчен +18,0 градуска тигез. Шулай итеп, уртача температура + 19,3 һәм +19,0 градус тәшкил итәчәк.
Бүген, 11 июньдә, көндез урыны белән Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар булуы, боз явуы ихтимал. Иртәгә республикада кабат яңгыр һәм боз, шулай ук көчле җил көтелә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев