Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы узды
Район мәдәният йортында Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Рушат Солтанов узган елдагы эшчәнлек буенча хисап тотты.
Эшчәнлекләре милли мәсьәләләр белән тыгыз элемтәдә булган оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары да фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина җирлектәге милли тормыш белән таныштырды. Балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Айгөл Фәттахова мәктәпнең бу юнәлештәге эшчәнлегенә тукталды. Г. Тукай исемендәге урта мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Синара Яббарова балаларны милли яктан тәрбияләү үзенчәлекләренә игътибар итте. Район эчке эшләр бүлегенең миграция пункты җитәкчесе Фәридә Гизетдинова райондагы миграция торышы хакында сөйләде, тиз арада хәл итәсе бурычларга тукталды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин иҗтимагый советның милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда һәм популярлаштыруда уңышлы хезмәт куюын ассызыклады.
Чараның икенче өлеше музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Һәр милләт вәкилләре үзләренә хас йолаларны тәкъдим итте. Районның милли тормышында актив катнашучыларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Рәмилә Сәләмова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев