Табигать кочагында ял итәләр
Быел “Урман иле”ндә палаткалы лагерь да оештырылды
“Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итү балалар күңелендә төрле кызыклы чараларга бай булуы белән истә каладыр. Лагерьда, балаларның ялын кызыклы итеп үткәрү өчен, төрле уңайлыклар тудырыла, ел саен диярлек яңалык кертелә. Быел “Урман иле”ндә палаткалы лагерь да оештырылды.
– “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итәргә теләүче балалар саны елдан-ел арта. Шуңа, район җитәкчелеге белән киңәшләшеп, палаткалы лагерь да оештырып карарга булдык. Фикеребезне ТР яшьләр эшләре министрына да җиткердек. Нәтиҗәдә палаткалы лагерьлар өчен Бөгелмә, Минзәлә, Чүпрәле, Түбән Кама районнарына һәм безгә палаткалар бирделәр. Узган көздә палаткалар өчен урын әзерләдек, быел яз аларны урнаштырдык, – ди районда лагерьлар өчен җаваплы Мансур Нәбиев.
Һәр палатка 4-5 кешене сыйдыра. Палаткада карават, тумба һәм шкафлар урнаштырылган. Палаткалы лагерьда 10-17 яшьлек балалар ял итә ала. Кызларга да, малалайларга да ял итү өчен мөмкинлекләр бар.
– Быел палаткалы лагерь өч сменада оештырыла. Лагерьның ике сменасы төгәлләнде, аларда 40 бала ял итте. Өченче смена 17 июльдә башланып 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу сменада да 20дән артык бала ял итәр, дип көтәбез, – ди Мансур Нәбиев.
Палаткалы лагерьда ял итүче балалар корпус-йортларда яшәүче яшьтәшләре белән аралаша. Чаралар бергә үтә. Балалар мәдәни һәм спорт чараларында катнаша, вожатыйлар тарафыннан үткәрелүче бәйгеләрне көтеп ала.
– Мин лагерьга быел беренче тапкыр бардым. Палаткалы лагерьда ял итүне сайладым. Миңа бик ошады! Үзебезнең палаткадагы кызлар белән дуслашып, бик күңелле ял иттек. Без корпусларда ял итүчеләр белән бергә уйнадык, аралаштык, ял иттек. Ә кич палаткадагы кызлар белән кызыклы китаплар укыдык, мульфильмнар һәм балалар өчен кинолар карадык, уеннар уйнадык. Смена сизелми дә узып китте. Берничә көннән палаткалы лагерьның өченче сменасы башлана, шунда кабат барырга әзерләнәм, – ди Мөслим гимназиясенең 5 сыйныф укучысы Таңсылу Сәхбетдинова.
Кичке эңгер төшкәч, лагерьда ял итүче балалар үз корпус-йортларына таралыша. Лагерь балаларның көне буе дәвам иткән шатлыклы авазларыннан, бәхетле мизгелләрен чагылдыручы сөенечле тавышларыннан тынып кала. Тынлыкта палаткаларда ял итүче балаларның үзара сөйләшүләре, шаярып көлешүләре генә ишетелә. Алар көн буена җыелган хис-тойгылары белән яши. Лагерь урман эченә урнашкан. Төнге тынлыкта берсен-берсе уздырып сайраучы кошлар тавышын да тыңларга өлгерәләр. Кошларны сайравыннан танырга тырышып, бәхәс тә куертып алалар. Палаткаларда ял итү балалар күңелендә менә шундый матур мизгелләр, нарат урманының саф һавасы, кошлар җыры белән дә истә калачак.
Фото – «Мизгел» яшьләр үзәге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев