Актуаль

Смотр бәйгенең гала-концерты үзды

Җиңүчеләрне район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тәбрикләде.

Район мәдәният йортында Мөслим районы авыл җирлекләре арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның үткән смотр бәйгенең гала-концерты үзды. Быел смотр бәйге "Алар шатлыгы – безнең шатлык ул, алар даны – безнең дә дан ул" исеме астында узды.

Бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 нче урынны Тойгелде авыл җирлеге алды;

2 нче урында – Вәрәш Баш һәм Мәлләтамак авыл җирлекләре;

3 нче урынны Иске Карамалы һәм Яңа Усы җирлекләре бүлеште.

Җиңүчеләрне район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тәбрикләде. Аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев