Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Салым түләү кәгазе килмәсә...

Районда салым хезмәте бүлекчәсе эшләгәндә бик җайлы булган икән! Салым түләүченең шәхси кабинеты парольләрен онытканда да, уведомление килмәсә дә, салым органнарына мөрәҗәгать итә идек. Хәзер районда салым хезмәте бүлеге юк. Салым түләү турында уведомлениеләр килмәсә, нишләргә?

Мөслим авыл җирлеге башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, уведомлениеләр салым түләүченең электрон формадагы шәхси кабинетына килә.

– Физик затлар милек, җир һәм транспорт салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә тиешләр. Салым турында уведомлениеләр түләү вакытына кадәр 30 көн алдан җибәрелә. Почта аша уведомлениеләр октябрьдә җибәрелде. Салым түләүченең шәхси кабинеты булган очракта, уведомлениеләр электрон формада гына җибәрелә, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитетының әйдәүче белгече Чулпан Шәймөхәмәтова.

Шәхси кабинеты булмаганнар һәм нинди дә булса сәбәпләр белән шәхси кабинетка керә алмаучылар, салым уведомлениеләрен почта аша җибәрүен сорап, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Күпфункцияле үзәккә килгәндә гражданинның үзе белән паспорты һәм ИННы булырга тиеш. 

Быел без 2022 ел өчен салым түлибез. Салым бурычлары булганнарга түләү кәгазен күпфункцияле үзәктә бирәләр, 2022 ел өчен салым уведомлениеләренә запрос җибәрәләр. 

Лилия Шәймиева

Фото - Татар-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елының 27 октябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев