Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Лицейлар конкурста җиңү яулаган

Лицейның 7 сыйныф укучыларыннан һәм әти-әниләреннән торган команда зона турында җиңү яулаган

Актаныш районының мәдәният йортында “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының зона туры үтте. Биш команда арасыннан Мөслим лицееның 7 Б сыйныфы укучылары әти-әниләре белән берлектә җиңү яуладылар. Патриотик-тәрбия юнәлешендә ясалган “Гаилә, мәктәп, балалар бердәмлеге” исемле сыйныф күргәзмәсе, визитка һәм проектка жюри иң югары балл бирде. Җиңүче тату сыйныф җитәкчесе – Ильмира Гыймранова.

Лицей укучылары март ахырында Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә үтәчәк чираттагы зона турына әзерләнә.

Фото -  Мөслим лиценнан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев