Пушкин паркында “Памп-трек” мәйданчыгы ачылды
Мәйданчык “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” федераль проекты ярдәмендә булдырылды
Республика көне уңаеннан узган чараның чираттагысы Пушкин паркында дәвам итте. Биредә “Памп-трек” мәйданчыгы ачылды.
Мәйданчык “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” федераль проекты ярдәмендә булдырылды. Әлеге мәйданчык актив балалар һәм яшүсмерләр өчен хезмәт итәчәк. Биредә балалар скейт, ролик, самокат һәм велосипедта йөри алачак.
Чараны ачып, район башлыгы Альберт Хуҗин мәйданчыкны төзүдә катнашкан төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Балаларны һәм әти-әниләрне спортны яратырга чакырды.
Район башлыгы төзекләндерү эшләрен башкарган подрядчы оешма җитәкчесе Самвел Оганянга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар мәйданчыкта үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Өлкәннәр дә балалар өчен ясалган мәйданчыклар һәм паркларның күп булуына сөенүләрен белдерделәр.
Фәридә Гайнетдинова репортажы.
Римма Афзалова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев