Мөслимдә “Герой гаиләсе” фотокүргәзмәсе ачылды
Анда махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган райондашларыбызның гаилә фотосурәтләре урнаштырылды
Бәйрәм чараларының иң истәлеклесе һәм күңелләрне тетрәндерә торганы З. Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда узды. Биредә “Герой гаиләсе” дип исемләнгән фотокүргәзмә эшләде.
Фотокүргәзмәгә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган райондаш егетләребезнең гаиләләре фотолары урнаштырылган. Чарага алар үзләре дә – егетләрнең әти-әниләре, гаиләләре һәм якыннары чакырылган иде.
Бәйрәм чарасы балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары белән башланып китте. Район башлыгы Альберт Хуҗин шундый батыр уллар үстергән әти-әниләргә, аларның гаиләләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Айбулат Иматуллин үлгәннән соң “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Әлеге медальне аның апасы Сәрия Шакирова кабул итеп алды. Медальне район башлыгы һәм Сарман һәм Мөслим районнарының хәрби комиссары Дажгын Гасанов тапшырды.
Мәрхүм егетләрнең әти-әниләре бүген дә аралашып, бер-берсенең хәлен белешеп яшиләр. Улларының истәлекләрен күңелләрендә саклыйлар.
Бу көнне фотокүргәзмә яныннан узган бер генә кеше дә әлеге фотоларны карамыйча үтеп китмәде. Һәркем фотолар каршында тукталып, батыр егетләребезнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре һәм балаларга сокландылар. Шундый батыр егетләре үстергән әти-әниләргә рәхмәт әйтеп, аларның һәркайсына сабырлык теләделәр.
Чараның тантаналы өлеше тәмамлангач, кунаклар, һәр гаилә янына тукталып, аларның хәлләрен белештеләр, әңгәмә кордылар.
Фәридә Гайнетдинова репортажы.
Римма Афзалова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев