Мөслим муниципаль район Советының IV чакырылыш XL сессиясе узды
Сессияне район башлыгы Альберт Хуҗин алып барды. Сессия эшендә район Советы депутатлары, Иҗтимагый совет, бүлек мөдирләре, учреждение җитәкчеләре катнашты.
Район хакимиятенең актлар залында Мөслим муниципаль район Советының IV чакырылыш XL сессиясе узды.
Сессияне район башлыгы Альберт Хуҗин алып барды. Сессия эшендә район Советы депутатлары, Иҗтимагый совет, бүлек мөдирләре, учреждение җитәкчеләре катнашты.
Депутатлар каравына кертелгән 9 мәсьәлә буенча чыгышлар тыңланды, депутатлар тарафыннан карарлар кабул ителде.
Тәбрикләнүчеләр:
– намуслы хезмәте һәм җирле үзидарәне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Баек авыл җирлеге башлыгы Фәхерлегаянов Марат Фәтхелгаян улына ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды;
– намуслы хезмәте өчен һәм тууына 55 яшь тулу уңаеннан Әмәкәй авылы җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Фәррахова Ләйсән Хәертдин кызы Мөслим районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев