Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Махсус хәрби операциягә багышланган хәйрия концерты уздырылды

Район мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм җыю йөзеннән «Без бергә»хәйрия концерты үтте.

З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында махсус хәрби операциягә багышланган “Без бергә” хәйрия концерты үтте. Концертта махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләре, якыннары, локаль сугышы ветераннары, авыл җирлекләре башлыклары, волонтерлар һәм гади тамашачылар катнашты. Шулай ук бүгенге көндә ялда булган өч егетебез дә концертны тамаша кылдылар. Сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Альберт Хуҗин үз мөрәҗәгатендә егетләребезнең махсус хәрби операциягә озатуга бер ел тулуын билгеләп үтте: “Алар безнең батырларыбыз, геройларыбыз” – диде ул. Район башлыгы бер төркем волонтерларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Концерт барышында шулай ук, волонтерлар хәрәкәте координаторы, 12 тапкыр махсус хәрби операция зонасына ярдәм илтүче Рүзәл Минһаҗев та чыгыш ясады. Концерт район мәдәният йорты үзешчәннәренең чыгышлары  белән үрелеп барды.
 

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев