Куркыныч авыру яный
Терлекләрдә пастереллез авыруы ачыкланган
Районда 10 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 5 меңгә якыны шәхси хуҗалыкларга туры килә. Кошчылык юнәлешендә дистәдән артык фермер эшли. Йогышлы авырулар мөгезле эре һәм вак терлекләр өчен генә түгел, кошчылык өчен дә аяныч тәмамланырга мөмкин.
– Йогышлы авыруларның таралуын кисәтү өчен эш бара. Авыруларга каршы вакцинация ясала, анализлар алына. Терлекчелек комплексларына керү юлларының тиешле таләпләргә җавап бирүе дә һәрчак игътибар үзәгендә. Бүгенге көндә республикага терлекләр алып кайту Татарстанның баш ветеринария идарәсе белән килешеп кенә башкарыла һәм ветеринария документлары таләп ителә, – диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2026 ел 3 апрель санында укыгыз.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев