Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Көзге мәрхәмәтлелек ярминкәсе узды

Бүген Мөслим лицеенда игелекле ярминкә оештырылды

“Көзге мәрхәмәтлелек ярминкәсе” дип исемләнгән чара лицей ишегалдында оештырылды.

Биредә һәр сыйныф укучылары төрле тәм-томнар пешереп алып килгәннәр, көзге уңыштан мул кәрҗиннәр тутырганнар. Мәктәп ихатасы бер мәлдә олы бер ярминкә мәйданын хәтерләтте. Мул өстәлләр әзерләү өчен укучыларга әти-әниләре зур ярдәм күрсәткәннәр.

Әти-әниләр сатучылар булсалар, укучылар һәм укытучылар сатып алучылар булдылар. Ярминкә мәйданын мөслимлеләр дә үз итте. Күпләр төрле кайнатмалар, яшелчәләр алдылар. Ярминкәдән кергән ярдәм махсус хәрби операциядәге егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен кулланылачак.

Ярминкә укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Лицей директоры Чулпан Әхмәтшина барлык укучыларга, әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм бәйрәм белән тәбрикләде. Лицейлылар агымдагы елда Россия "Белем" җәмгыяте һәм РФ Мәгариф министрлыгының грантына ия булдылар. Әлеге ярминкә дә шушы грант кысаларында үткәрелде.

📸 Фәридә Гайнетдинова репортажы.
#Мөслим_мәгарифе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев