Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Батырлык үрнәге

Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә һәлак булган ефрейтор Илнар Морзахановны соңгы юлга озаттылар.

Илнар Морзаханов – Мөслим егете. 1986нчы елның 2 декабрендә Мөслим районының Катмыш авылында туган. Мөслим урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, укуын һөнәри училищеда дәвам итеп, тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. 2005 елның җәендә хәрби хезмәткә чакырыла. 2007 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп китә һәм Кама металлургия комбинатында монтажчы булып эшли. 2009 елда гаилә кора. Тормыш иптәше Чулпан белән 3 балага гомер бүләк итәләр.

2022 елның көзендә ул махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. Мотоукчылар взводының 2нче мотоукчылар бүлегендә укчы-гранатометчы ярдәмчесе, ефрейтор булып хезмәт итә.

Илнар Морзаханов 2024нче елның 15 февралендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.

Район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР Премьер-министры ярдәмчесе, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Дәүфит Хәмәдишин, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов, ТР Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов, халык язучысы Фоат Садриев Илнарның якыннарына юату сүзләрен җиткереп, сабырлык теләде.

– Илнар Морзаханов күңелләрдә намуслы һәм Ватанга тугры солдат үрнәге булып сакланачак. Илнарның якыннарын юатырдай сүзләр табып булмый. Кадерле кешеңне югалту бик авыр. Без дә сезнең белән бергә кайгырабыз. Бу уртак кайгы. Илнар Мирзаян улы көчле һәм батыр кеше булып истә калыр, – диде, якыннарына күркәм сабырлык теләп Фоат ага.

Табутны матәм маршы астында соңгы юлга озаттылар.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

22

4

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев