Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Актуаль

Балалары булган аз керемле гаиләләргә «салым кешбэгы» кайтарылачак

Июньдә гамәлгә керәчәк тагын бер мөһим социаль чара – җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булган һәм ике яисә аннан да күбрәк бала үстерүче гаиләләргә еллык түләүләр бирелә башлаячак

1 июньнән мондый гаиләләр салым кешбэгы ала алачак. Татарстанда яшәү минимумы хәзерге вакытта 16,1 мең сум тәшкил итә. Мондый ярдәм чарасын алу өчен гаиләләрнең җан башына уртача кереме 1,5 минимумнан кимрәк булырга, ягъни 24,15 мең сумнан артмаска тиеш.

Кешбэкны кайтару механизмы бик гади: ата-ананың айлык эш хакыннан ел дәвамында тотып барылган 13 процентлы салым (НДФЛ) 6 процентлы ставка белән яңадан исәпләнә һәм килеп чыккан аерма гаиләгә кире кайтарыла.

Бу чара НДФЛ түләүче кешеләргә генә кагыла. Ягъни, махсус салым режимында эшләүче үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр мондый кешбэкны кире кайтара алмый.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/pensiyaga-ostamalar-salym-kesbegy-ham-veip-satuny-ciklau-iyunda-kertelacak-yana-zakonnar-5924374

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев