Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Балалар ничек туклана?

Балаларның сәламәтлеге ныклы булсын өчен дөрес туклану да мөһим.

Мәктәп укучыларының дөрес туклануын тәэмин итү максатында “Сәламәт туклану мәктәбе” мәгариф проекты да эшли. Ул “Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту” федераль проекты кысаларында Роспотребнадзор тарафыннан гамәлгә ашырыла. 

Сәламәт туклану принциплары бар. Азык-төлек зыян китермәскә, рационның энергия кыйммәте организмның энергия чыгымнарына туры килергә тиеш. Рационның төрле булуы, кешенең физиологик ихтыяҗларына туры килүе мөһим.

Балалар бакчаларында нәниләрне тукландыру өчен районның “Граф+” җәмгыяте җаваплы. Ул район үзәгендә һәм авылларда эшләүче унбер балалар бакчасына продукция китерә. Кайнар ризыкны бакча пешекчеләре әзерли. Райондагы 19 мәктәпне азык-төлек белән эшмәкәр Эльза Ибраһимова тәэмин итә. 
– Бөтен бала да бертөрле ашамый: кемдер ботка ярата, кайсы боткага якын да килми. Иртәнге аш ашамаган бала, гадәттә, тамагы ачып, төшке ашны ашап бетерә. Кайвакыт: “Бакчада кәтлит тәмле түгел”, “Теге ризык тәмсез, монысы – болай”, – дигән сүзләр дә ишетелә. “Груша, алма балалар өчен катырак”, – дип зарланучылар да булды. Пешекчеләр ризыкны технологик таләпләр нигезендә әзерләгәндә тел-теш тидерерлек булмый, дип уйлыйм. Ә яшелчә һәм җиләк-җимешләргә килгәндә, товарны алганда игътибарлырак булу кирәктер. Балалар ризыгы аеруча зур контроль уза. Район мәктәпләрендә укучылар көнгә ике тапкыр кайнар ризык ашаса, бакчага йөрүчеләр дүрт мәртәбә туклана: иртәнге, икенче иртәнге (кефир һәм печенье яисә вафли белән кисель), төшке һәм кичке ашлар, – ди район мәгариф идарәсе методисты Лилия Басыйрова.

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 13 октябрь санынында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев