Балалар һәм яшүсмерләрне алдауның төп схемалары турында сөйләделәр
Актуаль

Балалар һәм яшүсмерләрне алдауның төп схемалары турында сөйләделәр

2025 елда компьютер уеннары, социаль челтәрләр һәм популяр мессенджерлар мошенникларның балаларны һәм яшүсмерләрне алдау өчен төп ресурсларына әйләнгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Росток» психолог-педагогик реабилитация һәм коррекция үзәге директоры урынбасары Инна Идрисова сөйләде

«Күбесенчә, явыз ниятле кешеләр җиңел акча эшләү, табышлы проектка инвестиция кертү юлларын тәкъдим итә. Шулай ук балалар белән танышалар, ышанычка керәләр, ә аннары, мәсәлән, ашыгыч операция өчен акча сорыйлар. Алар [мошенниклар] шулай ук түләүле уеннар сатып алу өчен ялган сылтамалар җибәрәләр», – дип уртаклашты ул.

Фото - Татар-информ архивыннан. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев