Семинар-киңәшмәдә бүләкләнделәр
Актуаль

Семинар-киңәшмәдә бүләкләнделәр

Баулы районында оештырылган семинар -киңәшмәдә мөслимлеләр дә катнашты.

Кичә Баулы районында авыл җирлегендә яшәүчеләрнең активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Киңәшмәдә "Кече һәм урта эшмәкәрлек" милли проекты буенча бизнес өчен мөмкинлекләр тикшерелде.

Чарада республика бәйгесе нәтиҗәләре дә игълан ителде. "Фаиза" җитештерү кооперативы җитәкчесе Фаит Шәймурзин - "Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе" номинациясендә, Алмарис Латыйпов "Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе" номинациясендә, шулай ук Баек авыл җирлеге башлыгы Марат Фәхерлегаянов, шәхси хуҗалык алып баручы Хусейн Муминов бүләкләнде.

 Фотолар - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев