Әңгәмәләр иминлекне саклый
“Конструктив диалог” барлык районнарда да үткәрелә
Татарстан Республикасында мәктәп укучылары һәм студентлар өчен “Конструктив диалог” дип исемләнгән чаралар оештырыла. Бу атнада ул Мөслим районында да үтте.
Чара киберкуркынычсызлык өлкәсендә күнекмәләрне уен форматында үткәрүгә юнәлтелгән. Анда Мөслим лицееның 8-9 сыйныф укучылары катнашты.
– Әлеге чара медиаграмоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм тәнкыйди фикерләүне үстерү максатында үткәрелә. Укучылар цифрлы гигиена, шул исәптән кибербуллинг, шәхси мәгълүматларны саклау, куркынычсыз парольләр, интернетта җиңел акчалар, мошенниклык очраклары турында да мәгълүмат туплады. Социаль челтәрләрдә деструктив бергәлекләр, экстремистик һәм террористик оешмаларны финанслауның никадәр куркыныч булуын аңлады, интернетта һәм реаль тормышта иминлекнең башка мөһим аспектлары белән танышты, – диде Мөслим лицее диреторының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Яхина.
Квиз-викторинада командалар алып баручының сорауларына алдан әзерләнгән карточкалар белән җавап бирде, сораулар зур экранда яктыртылып барды. Викторина 6 раундтан торды.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 11 апрель саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев