Алимент түләүдән качып йөрүчеләр белән ничек көрәшергә?
Бу хакта район суд приставлары җитәкчесе Гүзәл Мадярова белән сөйләштек
Балигъ булмаган балаларына матди ярдәм итү бурычын үтәмәүче ата-аналарны җаваплылыкка тартып буламы? Бу хакта район суд приставлары җитәкчесе Гүзәл Мадярова белән сөйләштек.
– Гүзәл Илфаковна, районыбызда алимент түләүчеләр күпме?
– Район суд приставлары хезмәтендә 51 алиментчының эше теркәлгән, шуларның 11е алиментларын түләп бара. Бер алиментчы махсус хәрби операциядә катнаша. Алимент түләргә тиешле кешенең өчесе – хатын-кызлар.
– Алимент түләмәүчеләр белән нинди эш алып барыла?
– Узган ел алиментлар тү-ләүдән качып йөргән өчен 9 кешегә (берсе – хатын-кыз) Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча беркетмә төзелде. Суд карары нигезендә аларның һәркайсына мәҗбүри эш билгеләнде. Даими төстә “Балаң турында искә ал да алимент түлә” акциясе үткәрелә.
– Алимент түләмәүчеләр турында мәгълүмат кайда туплана?
– Россиядә алимент тү-ләүдән качып йөрүчеләр реестры гамәлгә керде. Әлеге мәгълүмат белән теләгән һәркем таныша ала. Моның өчен, Суд приставлары федераль хезмәтенең рәсми сайтына кереп, алиментчының исем-фамилиясен һәм әтисенең исемен кертергә кирәк. Дөрес, әлегә ул хурлык тактасы ролен генә үти, ягъни аннан белешмә генә алырга була.
– Гүзәл Илфаковна, гамәлдәге законнарга таянып, суд приставлары алимент түләтү өчен нинди ысуллар куллана ала?
– Ысуллар бик күп, шуларның иң мөһимнәре – шәхси милеккә арест салу һәм аны тартып алу юлы белән бурычны каплау, алиментны хезмәт хакыннан тотып калу, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүне тыю, Россия территориясеннән чыгып китүне чикләү, транспорт йөртү хокукын чикләү, административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту.
– Алимент түләү буенча бурычлары булган кешеләр ял итәргә дә бара алмыймы?
– Әйе, алимент буенча 10 меңнән артык бурычы булган кеше чит илгә чыга алмый. Бөтен кеше дә начар ният белән алимент түләми, дип әйтеп булмый. Кеше кыен хәлдә калырга: эш тапмаска, сәламәтлеге какшарга мөмкин. Авыр тормыш хәлендә калган очракта, алимент күләмен суд аша киметеп була. Ата-ана газиз баласына тиешлесен бирми икән, үзенә дә артыгын таләп итә алмый. Һәр кеше картлыгы турында бүгеннән үк уйлансын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев