Акча янчыгың гына чыдасын
Октябрь аеннан коммуналь хезмәтләр өчен тү-ләүләр яңа тариф белән исәпләнәчәк
1 октябрьдән каты көнкүреш калдыкларын түккән өчен яңа тариф гамәлгә кертелде. Айлык түләү ике күрсәткечтән чыгып исәпләнә: каты көнкүреш калдыклары барлыкка килү нормативы һәм хезмәткә билгеләнгән тариф. Татарстан Республикасы торак фонды объектлары өчен каты көнкүреш калдыклары туплану нормативлары Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән расланган.
– 1 октябрьдән ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артты. Коммуналь хезмәтләргә бәяләр бер ел эчендә икенче мәртәбә кыйммәтләнде. Ел башында бәяләр 1,7 процентка күтәрелгән иде. Тарифларны индексацияләүнең икенче этабы исә 1 июльдән 1 октябрьгә күчерелде. Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен шәхси йортларда яшәүчеләр бер кешегә айга – 146 сум 58 тиен, күпфатирлы йортларда яшәү-челәр 135 сум 13 тиен түли. Электр энергиясен кулланган өчен дә бәя артты: 1 кВт 4 сум 85 тиенгә әйләнде, – ди “Татэнергосбыт”ның клиентлар белән эшләү буенча өлкән белгече Гөлнара Гәрәева.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 30 октябрь саныннан укыгыз.
Фото – Татар-информ
Нет комментариев