Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Җәй көне савыгалар

Мөслим балалары җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә кушылды.

ТР Министрлар кабинетында балаларны һәм яшьләрне җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә багышланган брифинг үтте. Кампаниягә Татарстанда 200 меңнән артык бала һәм яшьләр җәлеп ителәчәк. Бу хакта ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белдерде.

Балаларны сәламәтләндерү ялы республика территориясендә генә түгел, Кырым һәм Краснодар краенда да оештырылган. “Шушы көннәрдә без балаларның беренче делегацияләрен ял итәргә җибәрәбез”, – диде Ринат Садыйков.

Җәйге лагерьлардан тыш, Татарстанның мәдәни, спорт, мәгариф һәм яшьләр учреждениеләрендә көндезге лагерьлар да оештырыла. Балалар көндез төрле түгәрәкләргә, мастер-классларга, кызыклы шәхесләр белән очрашуларга йөри. Ринат Садыйков балаларның файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнәчәген ассызыклады. Татарстанның җәйге лагерьларына юлламаның уртача бәясе, Кара диңгез ярларыннан тыш, 24 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта муниципаль лагерьларга юлламалар бәясе – 4 меңнән 17 мең сумга кадәр, республика лагерьларына – 17 меңнән 45 мең сумга кадәр, ә коммерциячел секторда бәяләр 11 мең сумнан башлана һәм 60 мең сумнан артып китәргә мөмкин. “Кара диңгез яр буендагы лагерьларны аерым билгеләп үтәм. Анда юллама уртача 44 мең сумга төшәчәк”, – дип өстәде министр.

Традиция буенча, республиканың барлык лагерьларында илебез һәм республика өчен мөһим даталарга багышланган тематик чаралар узачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына аерым игътибар биреләчәк. “Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы – ике төп тема. Җиңү юбилее 9 майда тәмамланмады, чаралар ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Без балаларга бу бөек датаның әһәмияте турында сөйләячәкбез”, – дип ассызыклады Р. Садыйков.

Фото – Мөслим сәнгать мәктәбеннән

ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев