2026 елда түләүләр күпмегә артачак?
Сусыз да, утсыз да яшәп булмый. Тарифлар артса да, аны түлисе!
2026 елда ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта. Ул ике этапта уза, ягъни тарифлар 1 гыйнвардан һәм 1 октябрьдән артачак. Яңа бәяле счет-фактура кәгазьләре халыкка февральдә киләчәк. Ел башында бәяләр 1,7 процентка кыйммәтләнсә, елның икенче яртысында тарифларны арттыру ел саен була торган индексациягә бәйле.
Билгеле булганча, ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны, инфляция күрсәткеченә карап, елга бер тапкыр – 1 июльдән арттыралар. Быел ул 1 октябрьгә күчерелде. Көз көне тарифлар Татарстанда уртача 13,4 процентка кыйммәтләнәчәк.
– Тарифларга үзгәреш ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары нигезендә 2025нче елның 10 декабрендә кабул ителде. Мөслим районында салкын су белән тәэмин иткән өчен моңа кадәр 1 куб. метрга 36,22 сум түләнсә, хәзер ул 36,82 сум тәшкил итә. 1 октябрьдән ул 43,87 сум булачак. Канализация сулары өчен (водоотведение) моңа кадәр 1 куб. метрга 57,32 сум түләү алынса, 1 гыйнвардан ул 1 куб. метр өчен 58, 28 сум тәшкил итәчәк. 1 октябрьдән соң әлеге сумма 72,79 сум булачак, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Фәнил Вәлиев.
2026нчы елның 1 мартыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең бердәм сроклары билгеләнә. Узган ай өчен түләүне агымдагы айның 15 числосына кадәр кертергә, ә квитанцияләрне айның 5 числосыннан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк.
Быел түләүләргә бәйле тагын бер зур үзгәреш бар. Ут өчен яңача исәп-хисап ясалачак. 2026нчы елның 1 гыйнварыннан республикада, бөтен илдәге кебек үк, электр энергиясен куллану күләменә карап түләячәкбез. Электр энергиясен куллану күләмен өчкә бүлгәннәр. Иң түбәне аена 3,9 мең кВт/сәгать тәшкил итә. Моннан да күбрәк энергия сарыф итсәң, тариф кыйммәтрәк булачак. Электр энергиясен кулланган өчен вакытында түләсәң, артыгын түлисе булмаячак. Яңа тәртип электр энергиясен сакчыл кулланырга өйрәнү, шулай ук көнкүреш өчен дип билгеләнгән тарифлардан коммерцияле максатларда кулланучыларга чик кую өчен кирәк, ди белгечләр.
– Сүз шул ук кибетләр, автосервислар, криптовалюта белән шөгыльләнүчеләр турында бара, – дип аңлата “Татэнергосбыт” оешмасы директоры Рифнур Сөләйманов. – Республикада электр энергиясеннән намуссыз куллану проблемасы бар. Югыйсә шәхси торак йортта аена 10 мең кВт сәгать электр энергиясе сарыф итүне ничек аңлатырга мөмкин?! Димәк, ниндидер җиһазлар тоташтыралар. Алга таба мондый эшкуарлар күләгәдән чыгарга мәҗбүр булачак.
Артыгын түлисегез килмәсә, күрсәткечләрне вакытында тапшырырга киңәш ителә. Мисал өчен, шәһәрдә яшәп, авылдагы йортта кулланылган электр энергиясе күрсәткечләрен сирәк тапшыручылар ут өчен кыйммәтрәк түләргә мөмкин. Болай түләгәндә, кВт/сәгать күп җыела. Ә менә күпбалалы гаиләләр күпме ут яндырса да, иң арзанлы тариф буенча түләячәк. Тик моның өчен исәп-хисап ясаучыларга күпбалалы гаилә таныклыгы күчермәсен тапшырырга кирәк.
Сусыз да, утсыз да яшәп булмый. Тарифлар артса да, аны түлисе! Тик акчаны бераз кысыбрак тотарга, ут белән суны экономияләргә кирәк булыр, күрәсең!
Римма Афзалова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев