Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Әбунә - 2026

Халыкка хезмәт итеп

Борынгы заманнан ук килгән почта хезмәте, дәүләт һәм ил җитәкчелеге тарафыннан игътибар булмаса да, халык тарафыннан үзенең бәясен югалтмый

Борынгы заманнан ук килгән почта хезмәте, дәүләт һәм ил җитәкчелеге тарафыннан игътибар булмаса да, халык тарафыннан үзенең бәясен югалтмый. Интернет, башка мәгълүмат чараларының күп һәм төрле булуына карамастан, авыл җирендә яшәүче өлкәннәр әле бүген дә атнага бер булса да бик яратып почтага килә, биредә түләвен башкара, авыл яңалыклары белән таныша.

Шуганка авылының почта бүлекчәсе бүген Баланлы, Шуганка һәм Чия-Түбә авыллары халкына хезмәт күрсәтә. Бүлек җитәкчесе булып биш елга якын Җәмилә Мөхәмәтшина эшли һәм, әйтергә кирәк, үз хезмәтен бик яратып башкара ул.

– Бүген почта бүлегендә мин һәм тагын бер почтальон кызыбыз Гүзәл Насыйрова белән бергәләп газета һәм пенсияләр таратабыз. Авыл халкыннан төрле түләүләр кабул итәбез: комммуналь түләүләр, салымнар, телефонга акча кертү,                                                                                штрафлар һәм башкалар. Атнага өч көн – сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә эшлибез. Шул ук вакытта төрле төрдәге продукция сатабыз. Ерак шәһәрләрдән посылкалар да кабул итәбез. Авылдашларыбыз төрле товарлар кайтара, шулай ук балалары һәм якыннары да посылкалар җибәреп торалар. Газета-журналлар белән бергә, сату буенча да ай саен план җиткерелә. Аларның һәркайсын вакытында һәм төгәл итеп үтәп барырга тырышабыз, – ди ул.

Бүлек җитәкчесе авылдашларының газета-журналларга язылуы хакында түбәндәгеләрне җиткерде:

– Авылда яшәүче өлкәннәрнең күбесе, әлбәттә, район газетасы булган “Авыл утлары”н алдыра. Шулай ук “Язмыш кочагы”, “Ирек мәйданы”, “Акчарлак” кебек газеталарны авылдашларыбыз яратып укый. Рус милләтеннән булган авыл халкы “ЗОЖ”, “Жизнь”, “Тысяча советов” газеталарын яратып алдыралар, – диде.  

Шуганка почта бүлеге бүген авыл мәктәбе бинасында урнашкан. Әлеге бинада балалар бакчасы, авыл китапханәсе һәм медпункт та халыкка хезмәт күрсәтә. 

– Почта бүлеге үзе аерым бер бүлмәдә эшли. Бүлмәбез җылы, якты, эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авылдашларыбыз почтага бик яратып киләләр. Шуңа күрә үзебез дә почта бүлеген яба күрмәсеннәр дип тырышып хезмәт куябыз. Авылдашларыбыз да хезмәтебездән канәгать дип беләбез, чөнки килгән саен, берүк эшләп торыгыз инде, туктый күрмәгез, почтабызга йозак салынмасын иде дип теләкләрен җиткерәләр,  – ди Җәмилә Мөхәмәтшина. 

Авыл җирлеге башлыгы Илгизә Гыйльфанова да почта бүлеге кызларының хезмәтен бәяләп, булдыра торган, тырыш хезмәткәрләр дип билгеләп үтте:

– Шуганка почта бүлеге җитәкчесе Җәмилә Мөхәмәтшина бик төгәл, гадел һәм үз хезмәтенә җаваплы карый торган хезмәткәр. Үз хезмәтеннән тыш авыл җирлеге сораган хезмәтләрдә дә бик теләп ярдәм итә ул. Без аңа үзара салым акчаларын җыюда һәм башка шундый җаваплы вакытларда еш мөрәҗәгать итәбез. Ул безгә  хезмәтебездә зур булышлык күрсәтә. Хезмәттәше Гүзәл Насыйрова белән бергә авыл халкы белән бик аңлашып, килешеп эшлиләр. Җәмәгать эшләрендә дә бик теләп катнашалар, рәхмәт аларга, – диде. 

Бүген күп кенә авылларда почта бүлекләре ябыла, хат ташучылар юк. Чөнки башкарган хезмәт күптөрле һәм җаваплы булса да, хезмәт хаклары аз. Шулай да Җәмилә Мөхәмәтшина кебек үз хезмәтенә тугры калган хезмәткәрләр бүген дә авыл халкын кайгыртып эшлиләр.

– Үзебез дә шушы авылда яшибез бит. Бүген авылда күпчелекне өлкәннәр тәшкил итә. Ә алар – почта бүлеге хезмәтеннән иң күп кулланучылар. Авылда болай да инде халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар бетеп бара. Авыл халкы үзе дә шушы теләктә яши, – ди Җәмилә ханым.

Баланлы авылыннан Энҗе Баһавиева дистәгә якын төрдәге газета-журналлар алдыра. Баланны авылыннан Назыйр Әюпов, Шуганка авылыннан Нәсыйх Әхмәдишин, Фәнис Хәсәновлар да биш-алты төрдәге вакытлы матбугат укыйлар. 

Авыр сугыш елларында да бернинди тоткарлыксыз эшләгән почта хезмәтенә, ни сәбәпледер, игътибар кимеде шул соңгы елларда. Бүген күпме почта бүлекләренең ишекләренә хезмәткәрләр булмау сәбәпле йозак эленгән! Ә үзебез халык газета укымый, вакытлы матбугатны алдырмый дип лаф орабыз. Вакытында килмәгән һәм укылмаган гәҗит югалган хатка тиң бит!

Почта бүлекләренең бүгенге аянычлы хәле республика Рәисен дә борчый. 2023 ел азагында узган журналистлар белән очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов бу хакта бик борчылып үз фикерен җиткерде. “Элек почта махсус хезмәтләр дәрәҗәсендә булган: почта машиналары мигалка белән йөргән, аларны беренче чиратта уздырганнар. Почтага бөтенләй башкача караш һәм мөнәсәбәт югары дәрәҗәдә булырга тиеш”, – диде ул. 

Бүген Татарстанда почта системасына ярдәм формалары буенча эзләнүләр дәвам итә. Әлеге эзләнүләр якын арада үз чишелешен табып, почта хезмәте дә башка хезмәтләр кебек үк иң дәрәҗәле хезмәтләрнең берсенә әверелер дигән өметтә яшик. 

Фото – Җ.Мөхәмәтшинаның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев