Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Әбунә - 2025

Языл һәм бүләк от!

Бүләк отуым – беренче тапкыр. Безнең урамда хат ташучы булып эшләүче Гөлнара Маннанова газетага язылган квитанцияне матбугат үзәгенә үзе илтеп биргән иде.

Зилә Җәлилова, Мөслим:

– “Авыл утлары” газетасын күптәннән алдырабыз. Ничек инде район сулышын бүләк итүче үзебезнең газетага язылмыйча калып булсын?! Социаль хезмәткәр булып эшләгәч, газетаның кызыклы язмалары белән хәтта үзем хезмәт күрсәтүче өлкәннәрне дә таныштырам әле. Газетадагы гыйбрәтле хәлләр, яңалыклар, үрнәк гаиләләр хакындагы язмаларны бик яратып укыйбыз. Газетаны альтернатив юл белән дә алып карадык. Әмма хат ташучы өйгә китергән, почта тартмасыннан алып кереп укыган газета бөтенләй икенче төрле. Бүләк отуым – беренче тапкыр. Безнең урамда хат ташучы булып эшләүче Гөлнара Маннанова газетага язылган квитанцияне матбугат үзәгенә үзе илтеп биргән иде. Бүләкле булуыма бик шатмын. “Энә дә бүләк, дөя дә бүләк”, – ди халкыбыз. Шуңа күрә дә газета укучылар арасында мондый шатлыклы мизгелләр булып торсын. “Авыл утлары”н райондашларыбызның барысы да яратып укысыннар. 

Гөлназ Җәлилова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев