Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әбунә - 2024

Газеталы йорт – нурлы йорт

Бакча урамында гомер итүче Мәрфуга апага 92 яшь тула. Шулай да газета-журналларны ул күзлексез укый.

– Үземне белә-белгәннән бирле укыйм инде мин. Мәктәп яшеннән үк укырга хирыс булдым. Бер гасырга якын яшим! Газета аша кемнәр белән генә танышмаганмын?! Район газетасына язылмый калганым юк. Рәхәтләнеп бер еллык итеп язылып куям. Оныгым мәктәптә эшләгәч, “Мәгариф” журналы да килә, укытучыларга кирәкле башка газета-журналлар да алдырабыз, укып җитеш кенә! Мин газетаны кулга алу белән, кемнәр туган көннәрен билгеләп үтә микән, дип кызыксынам. Кайберәүләр әти-әниләрен, әби-бабайларын котлап, яшь чагындагы фоторәсемнәрен урнаштыралар. Шушы фотоларны күргәч, яшьлек хатирәләреннән күңелгә рәхәт була, – ди Мәрфуга Рәхимова.

Мәрфуга апа – тыл ветераны. Сугыш авырлыкларын күргән ветеран озак еллар Мөслим икмәк пешерү комбинатында эшләгән. Район поликлиникасында керләр юучы булып эшләп лаеклы ялга киткән.

– Сугыш чорында укытучылар санаулы иде. Белем алу кайгысы булмады. Бөтен уй ашарга ризык табу белән бәйле иде. Басуда черек бәрәңге тапканга сөенеп, ярты телем икмәкне дә бүлешеп ашаган чор белән чагыштырам да, бүгенге тормыш – оҗмах, дим. Кайда гына эшләсәм дә, район газетасыннан аерылмадым. Картым Миргарифан кайвакыт: “Газета сиңа миннән дә якынрак бугай”, – дип әйтә иде, – дип искә ала Мәрфуга апа.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 17 май санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев