Газета-журналлар укыйсызмы?
Газета-журналлар тираж җыю өчен төрле чаралар куллана: акцияләр һәм очрашулар үткәрә. Райондашларыбызның газета-журналларга язылу буенча фикерләрен белергә булдык
Гөлҗиһан Латыйпова. Михайловка:
Газета-журналларга һәрвакыт бик теләп язылам. Киләсе яртыеллыкта “Авыл утлары”, “Безнең авыл гайбәте”, “Моя жизнь” газеталарын һәм кроссвордлар җыелмаларын алдырачакмын. “Авыл утлары”нда иң элек беренче биттәге яңалыкларны укыйм. Үрнәк гаиләләр һәм шәхси эшләрен алып баручылар хакындагы язмаларны укырга яратам. “Моя жизнь” газетасында гыйбрәтле язмышлар хакында күп языла. Ә кроссвордларны чишү, аларга җавап эзләү бер шөгыль булып тора. Шундый мәшәкатьләр белән көннең үткәнен сизми дә калам.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев