Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әбунә - 2024

Гаилә белән укыйлар

Олы Чакмак авылында гомер итүче Миңнур һәм Мөнәвир Нәгыймовлар гаиләсе вакытлы матбугатка даими һәм күпләп языла. Миңнур белән Мөнәвир икесе дә – укытучылар. Төп йортта яшиләр. Әби белән бабай һәм 6 сыйныфта укучы уллары да – алар тәрбиясендә.

– Газета укымаган кеше юләрдер ул, укырга шулкадәр яратам! Газетаны беренче битеннән азаккы битенә кадәр зур кызыксыну белән укыйбыз. Хәрефен дә төшереп калдырмыйм. Күзләрем күрә, Аллаһка шөкер! Бер күземә – Уфада, икенчесенә Әлмәттә операция ясаттым. Хәзер тагын да әйбәтрәк күрәм. Укыганнан гына күзләргә көчәнеш килми ул, – ди 86 яшьлек Асия апа Нәгыймова. – Безнең гаиләнең “Авыл утлары” газетасы белән дусылыгы 60 елдан артып китә. Газетада авылдашларның, танышларның фоторәсемнәрен күрү, алар турында уку – үзе бер рәхәт! “Авыл утлары”ның кушымта белән килүенә сөенәм: район яңалыкларына Татарстан хәбәрләре, илкүләм вакыйгалар да өстәлә. Мәгълүмат күбрәк булган саен, газета уку да кызыклырак!

Асия апа гомер буе терлекчелектә хезмәт куйган, шулай да вакытлы матбугат белән танышып барырга һәрвакыт вакытын да, җаен да тапкан. 

Асия апаның тормыш иптәше Әнвәр абый – тыл ветераны. 92 яшьтә булуына карамастан, хәрәкәттә ул! Яшьрәк чакта шахтада, аннан туган авылына кайтып колхозда эшләгән. Алдынгы тракторчы булган.

– Бик зыянлы урында эшләдем. Минем белән эшләгәннәр күптән якты дөньяда юк. Аллаһ гомер биргәч, яшибез менә! Тик торган юк, дөнья куабыз! Тормыш матавыклары белән онытылып, газета-журналларга язылмый калганыбыз юк. Балалар укытучы булгач, мәгариф өлкәсен чагылдыручы газета-журналлар да байтак. Район газетасына язылмый калганыбыз юк. Күзләрем әбинеке кебек (лачынныкы төсле) булмаса да, үземә кирәген укыйм. Яшь чакта онытылып китап укырга ярата идем. Китапханәдән алып бик күп китаплар укыдым! Китап геройларының тормышы турында уйланып йөрергә ярата идем, – ди Әнвәр абый.

Лилия Шәймиева

Фото – Нәгыймовларның гаилә архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 19 апрель 2024 ел санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев