Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел сынамышлары

Яңа ел алдыннан урамда уенчык тапсагыз, димәк, киләсе елда гаиләгезнең тулылануын көтегез.

1 гыйнварда бала табу-яхшы билге. Аның язмышы бәхетле булсын өчен, шул ук көнне сабыйның якын туганнарының берсенә мәчеткә барып, яңа туган сабый өчен дога кылырга кирәк.
Яңа ел төнендә кесәләрегез  буш булмаска тиеш, югыйсә киләсе елда сез финанс кыенлыклары белән очрашачаксыз. 
Акча җитмәүне булдырмас өчен, әле яңа елга кадәр үк бурычларны таратырга тырышыгыз. 
Яңа ел алдыннан урамда уенчык тапсагыз, димәк, киләсе елда гаиләгезнең тулылануын көтегез. 
Бәйрәм вакытында сезгә көтмәгән кунаклар килсә, аларны ачык йөз белән каршы алыгыз. 
Яңа елны  иң матур күлмәктә  каршылагыз. 
31 декабрь көнне чәч кисәргә планлаштырмагыз . Югыйсә чәчләр сирәк була, ә яңа прическа сөендермәячәк дип санала. 
Бәйрәм вакытында якыннар белән әрләшергә ярамый, югыйсә киләчәктә гаиләдә көчле тавыш булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев