Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы аяк киемен ничек сайларга?

Иң беренче чиратта аяк киеменең материалына игътибар итегез. Күн итекләр – иң чыдамлылары. Аларда аяк та тирләми. Күнне алыштыручы тукыма арзанрак, әлбәттә. Аның сыйфатлысы һәм сыйфатлы булмаганы бар. Ясалма күннән тегелгән сыйфатлы аяк киеме аласыз икән, ул озакка чыдый, аякны да тирләтми. Артык очсызлары, киресенчә, тирләтә һәм тиз туза. Замш аяк киемнәре матур да, җыйнак һәм җылырак та. Әмма аларны карап-чистартып тору мәшәкатьлерәк.

Эчендәге материалга килгәндә, аның табигый мех булуы шарт. Аяк киеменең табанына да игътибар итегез. Әгәр дә аның калынлыгы 1 сантиметрдан юка икән, алмавыгыз хәерле. Чөнки андый нечкә табан белән аягыгыз туңачак. Аларның резина яки полиуретан, яисә поливинилхлорид кебек материаллардан эшләнгәннәре яхшы. Бозлавыкта биек үкчәле итекләр белән йөрү дә җайсыз. Аның озынлыгы 5 сантиметрдан да артмасын.

Кышкы аяк киеме сайлауда төп кагыйдәләр

– Аяк киемен көннең икенче яртысында алыгыз, ул вакытта аяклар бераз шешенгән була.

Кышкы аяк киеме кысып торырга тиеш түгел, югыйсә аякларыгыз туңачак.

Беркайчан да кышкы аяк киеменә акча жәлләмәгез. Ел саен арзан һәм сыйфатсыз аяк киеменә акча әрәм иткәнче, кыйммәтрәк бәялене берне, әмма сыйфатлыны сатып алыгыз. Андый аяк киемен берничә ел рәхәтләнеп киярсез. Сыйфатлы аяк киеме арзан була алмый.

Ир-ат аяк киеменең табан асты калын, кытыршы булса яхшы.

Күпләр, зураер әле дигән өмет белән, бармак башын төртеп торган кысан аяк киеме ала. Белгечләр кышкы аяк киемен ярты, хәтта бер размерга зурракны алырга куша. Күн (бигрәк тә ясалмасы) салкында кысыла, нәтиҗәдә аякны кыса.

Өс киемнәрегезнең күбесенә килешле аяк киеме сайлагыз. Мәсәлән, классик киемгә ковбой сапогилары яки спорт аяк киеме килешмәвен һәркем белә. Спорт костюмы белән кара ялтырап торган классик ботинка киеп кую да көлке күренәчәк.

Җете төсләрдән качыгыз. Ачык төстәге аяк киемнәре җәйгә генә бара, кышкы кием белән алар күзгә бәрелеп, кычкырып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев