Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачыга киңәшләр. Чәчәк утыртыр чак

Март уртасында астра һәм бәрхет гөлләренең орлыкларын утыртыгыз

Март уртасында астра һәм бәрхет гөлләренең орлыкларын утыртыгыз. Аларны 1,5 см тирәнлектә туфракка чәчеп, су сибеп, өстен тигезләп, пленка белән каплап, җылы урынга урнаштырыгыз. Астрага күп чирләр яный, шуңа да ул утыртыласы туфракны алдан “Фитоспорин” эремәсе белән эшкәртергә онытмагыз. Үсентеләрне күчереп утырткан вакытта да яңа туфракны “Фитофторин” яки “Хом” препаратлары белән эшкәртү кирәк.
Мартта гладиолус, суган, георгиннарны тагын бер кат тикшерегез. Чирле һәм зарарланган өлешләрен сәламәт тукымаларга кадәр чистартып, киселгән урыннарны зеленка белән зарарсызландырыгыз һәм кабат саклауга куегыз. Чирле суганнарны ташлагыз, ә үсешкә кузгалганнарын яшел кыяк алу өчен кулланыгыз. Тәрәзә төбенә утыртып куйсагыз, 1-2 атнадан язгы витамин белән сыйлана башларсыз. Яшел кыяк алу өчен сарымсакны да шулай кулланырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев