Хәрби диңгез флоты көне
Чараның иң күркәм өлеше – хәрби диңгез флоты ветераннарының истәлегенә багышланган һәйкәлне ачу булды
Һәр елны июльнең соңгы якшәмбесендә Хәрби диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Мөслимнең мемориаль комплексында да бу чара зурлап оештырылды.
Район Башлыгы Альберт Хуҗин Ватан каршындагы хәрби бурычларын диңгез флоты белән бәйле булган гаскаләрдә хезмәт иткән райондашларыбызны бәйрәмнәре белән тәбрик итте.
Бертөркем хәрби диңгез флоты ветераннарына, активистларга район Башлыгының һәм хәрби диңгез флоты җәмгыятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чараның иң күркәм өлеше – хәрби диңгез флоты ветераннарының истәлегенә багышланган һәйкәлне ачу булды. Мөслимлеләр һәм районыбыз кунаклары һәйкәл янына чәчәкләр салды.
Нет комментариев