Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
фото

“Тормышка 10 мең адым” Бөтенроссия акциясенә мөслимлеләр дә актив кушылды

03 октября 2024, 16:29

100

0

0

Район үзәк хастаханәсе һәм поликлиника коллективы инициативасы белән оештырылган чара “Мөслим йөрәге” скверында старт алды

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы акциягә теләгән һәркем кушыла алды. Физик күнегүләр, зарядка ясагач, райондашларыбыз дәртле музыка астында “Кояшлы Ык” ял паркына юл тотты. 

  - Сәламәт булу бары кешенең үзеннән тора. Дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару белән беррәттән кеше даими саф һавада булырга, спорт белән дә шөгыльләнергә тиеш. Барыбыз да сәламәт булыйк! - диде акция инициаторларының берсе, поликлиниканың онкология кабинеты шәфкать туташы Дилбәр Шабаева.

Лилия Шәймиева фотолары 

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев