Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Татар язучысының дөньясы ул – татар халкы

21 ноября 2024, 11:28

98

0

0

20-21 ноябрь көннәрендә Мөслимдә Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үтте

Ел да Мөслим районында Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Республикабызның мәртәбәле кунакларын – иҗат әһелләрен, оста каләм ияләрен үзебезнең җирлектә кабул итү – зур дәрәҗә һәм куаныч.

Беренче көн матур вакыйгаларга, истәлекле очрашуларга бай булды. Мөслимебез кунаклары иң элек район хакимиятенең актлар залында очрашып, көн тәртибе белән танышты. Кунакларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде.

Зур чара Туган як музееның тагын бер электрон станциясен ачу тантанасы белән башланды. Ул район мәдәният йортының “Әдәбиятта һәм сәнгатьтә мөслимлеләр” экспозицияләр залында урын алды.

Алга таба кунаклар “Мизгел” яшьләр үзәгендә түгәрәк өстәл артына җыелды. “Туган як. Туган тел. Әдәбият” исеме астында үткәрелгән чарада язучылар татар әдәбиятына кагылышлы фикерләрен җиткерделәр.

Чарада патриотизм хисенең кыйммәте турында да сүз булды. Дөньяга караш, рухи кыйммәтләр үзгәрсә дә, Ватанны саклау, аны ярату төшенчәсе үзгәрешсез кала.

– Кечкенәдән туган якка мәхәббәт тәрбияләү киләчәктә баланы патриотик итә. Чын патриот кына милләт, ил, тел сагында була ала. Мөслимлеләргә килгән саен сокланып китәм, – дигән сүзләрне җиткерде Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев.

Районның иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов кунакларны Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы белән таныштырганнан соң, язучылар батыр сугышчылар истәлегенә чәчәкләр салды.

Матур чараны дәвам итеп, район мәдәният йортында Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе, педагог, язучы, РСФСРның мәгариф отличнигы Роза Хәбибуллинаның 90 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте.

Лилия Шәймиева фотолары 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев