Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
фото

"Тарихта без эзлебез"

14 ноября 2024, 16:07

58

0

0

Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты әлеге фестивальне 2019 елда үткәрә башлады

Республикабызда “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” исемле шәҗәрәләр фестивале старт алды. Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты әлеге фестивальне 2019 елда үткәрә башлады. Шуннан бирле чара ел саен уздырыла.

Бүген З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында фестивальнең муниципаль этабы үтте. Анда районыбызның төрле авылларыннан 9 күркәм гаилә шәҗәрәләрен барлап, үз чыгышларын тәкъдим итте. Араларында 4 буынын торгызганы да, 11 буын бабасының нәсел җепләрен барлый алганнар да бар.

Фестиваль нигезләмәсе буенча Казан шәһәреннән килгән жюрига гаиләләр үзләре яратып әзерли торган сый-нигъмәтләр һәм нәсел агачы – шәҗәрәләрне, гаилә ядкәрләреннән торган күргәзмәне тәкъдим итте.

Мөслимнән Айнур Фәрхетдинов, Морзахановлар, Иске Вәрәштән Баһауовлар, Яңа Карамалыдан Низамовлар, Тойгелдедән Гыйльфановлар, Иске Карамалыдан Гәрәевләр, Олы Чакмактан Гариповлар, Вәрәшбаш авылыннан Фирдәвес Фәрхетдинов, Метрәйдән Әхмәтҗановлар гаиләсе бу көнне чын мәгънәсендә сәхнә тотты. Сәхнәдән гаилә тарихларының иҗади презентациясе күрсәтелде.

Бәйгенең икенче өлешен район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов ачып җибәрде. Казан дәүләт мәдәният институтының музыка сәнгате кафедрасы өлкән укытучысы, жюри әгъзасы Эльвира Шәрәфетдинова бәйгедә катнашучы гаиләләрнең чарага югары әзерлек белән килүләрен, гаилә традицияләренә, ядкәрләргә бик сак карауларын билгеләп үтте. ТР Дәүләт архивы директоры урынбасары Алмаз Хафизов йомгаклау сүзендә һәр гаиләне җиүче булырга лаеклы чыгыш ясавын, югары әзерлек килүләрен ассызыклады.

Конкурс нәтиҗәләре буенча муниципаль этапның җиңүчесе дип Иске Вәрәш авылыннан Баһауовлар нәселе танылды. Нәселне Әсәдуллиннар, Сабитовлар, Баһауовлар гаиләсе тәкъдим итте. Алар республика конкурсының зона этабында катнашу хокукына ия булдылар. 

2 урынга Гәрәевләр гаиләсе лаек булды. 3 урынны Низамовлар гаиләсе яулады. Катнашучыларга фестивальнең дипломнары, истәлек бүләкләре, җиңүчеләргә, призлы урыннар яулаган гаиләләргә дипломнар, акчалата бүләкләр бирелде.

Гөлназ Җәлилова репортажы.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев