"Шаяннар һәм тапкырлар хәрәкәте"
13 ноябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында "Шаяннар һәм тапкырлар хәрәкәте" үз җанаталарын җыйды.
Зона турларында уңышлы чыгыш ясаган Симәк, Түбән Табын, Метрәй, Вәрәш-Баш, Иске Карамалы авыл җирлеге командалары юмор һәм сатирада көч сынашты: тамашачыга онытылмас күңелле кич бүләк итте. Районыбызда өметле, талантлы яшьләр бар, һәм алар хаман үсә, "шомара" икәненә инандык.
Нет комментариев