Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү мизгелләре

14 мая 2024, 10:18

211

0

0

Бәйрәм чаралары Сугышчан һәм хезмәткә дан мемориаль комплексында башланып китте.

Бәйрәм чаралары Сугышчан һәм хезмәткә дан мемориаль комплексында башланды. Биредә театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Район җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелеге, тыл ветераннары, оешма-предприятие коллективлары сугыш кырында һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр, веноклар салды. Бәйрәм демонстрациясендә өч дистәгә якын оешма-предприятие коллективы катнашты. Демонстрантлар колоннасы Мөслим урамнары буйлап узып район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданга үтте.

Район башлыгы Альберт Хуҗин Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп, ихлас теләкләрен җиткерде. ТР Рәисе котлавын “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев җиткерде. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатының бүлекчә җитәкчесе Ленар Һадиуллин да тәбрикләвен җиткерде.

Бәйрәмнең театральләштерелгән өлеше район мәдәният йортында дәвам итте. Өлкән буын «Карина» кафесында хөрмәтләнде. Мөслим волонтеры Рүзәл Минһаҗевка «Ватан волонтерлары берлеге»нең Рәхмәт хаты тапшырылды. Чара район үзешчәннәре концерты белән үрелеп барды. 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев