Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Мөслимдә «Каурый төшә карларга» фестивале дәвам итә

09 декабря 2024, 13:57

22

0

0

Бу минутларда Мөслимдә «Каурый төшә карларга» дип исемләнгән Бөтенрәсәй «Каз өмәсе» фестивале уза

“Яшьлек” спорткомплексында үткәрелүче бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланды. Биредә төрле мастер- класслар да күрсәтелде. Апалар-кызлар каз йолкыды, каурый сызды. Мәлләтамак авыл җирлеге килен төшерү йоласын күрсәтте. Мөслим сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре төрле тукымаларга каз сурәтләре төшерде, Туган як музее хезмәткәрләре милли үрнәктәге мендәр тышлыклары чикте. Бәйрәм кунаклары - Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комтеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, "Ак калфак" татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар когрессының эшмәкәрләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев фестивальнең югары дәрәҗәдә оештырылуын да билгеләп үтте. 

- Финалның инде дүртенче ел Мөслимдә узуы очраклы түгел. Мөслим ягының заманча каз үрчетү оешмалары ил күләмендә дан тота, какланган казы бөтен Россия буенча танылган. Татарстанда иң күп казларны Мөслим районында асрыйлар, - диде Кадрия Идрисова.

Зур чара спорткомплекс территориясендә бәйрәм ярминкәсе белән дәвам итте. Авыл җирлекләре бәйрәмгә килгән кунакларны мул табыннар белән каршы алды. Кайнар чәй, табада пешкән коймак һәркемгә җитәрлек булды. Ярминкәгә килүчеләр ирле-хатынлы җырчылар Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, үзешчәннәр концертын тамаша кылды. Күмәк уеннар да да халык актив катнашты.

Кунаклар бәйрәм дәвамында каз шулпасыннан авыз итте, кайнар ботка, чәй һәм коймак белән сыйланды. Алга таба чара район мәдәният йортында дәвам итәчәк. 

Мастер-класслар һәм күргәзмәләрдән соң IV Бөтенрәсәй “Каз өмәсе” фестиваленә йомгак ясалачак.

Лилия Шәймиева фотолары

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев