Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Мөслим политехника техникумында белем бәйрәме

06 сентября 2024, 15:42

277

0

0

Өч төркемдә исә 194 кыз һәм егет укый

Мөслим политехника техникумында быел беренче курста 65 укучы белем алачак. Өч төркемдә исә 194 кыз һәм егет укый. Көзге чәчү чорында куйган тырыш хезмәтләре һәм ирешкән уңышлары өчен техникумның авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм эксплуатацияләү төркеменең 4 курс студентлары Самат Солтанов, Илшат Солтанов, Айзат Зәйнетдиновка “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламовның Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле пакетлары тапшырылды.

Техникумның 3 курс студенты Денис Пестриковка “Август-Мөслим” агрофирмасыннан шундый ук эчтәлектәге Рәхмәт хаты белән кыйммәтле конверт тапшырылды. Мондый бүләкләргә техникумның “Авыл хуҗалыгын механикалаштыру” төркемен тәмамлаган Нияз Шәйхуллин белән Марсель Гыйздуллин да лаек булды. Бүгенге көндә егетләр авы хуҗалыгы өлкәсендә – үзләре практика узган һәм тәҗрибә үзләштергән хуҗалык һәм агрофирмаларда хезмәт куя.

Бәйрәм чараларында укучыларга җылы теләкләрен район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин да җиткерде. Бәйрәм ахырында һәр мәктәптә яңа уку елының беренче кыңгыравы чыңлады.

Лилия Шәймиева фотолары 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев